Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл авылында һәйкәл ачылды

Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә Зәңгәр Күл авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылды.
 Халкыбыз элек-электән Ватан өчен шәһит киткән, кан койган улларына, кызларына чиксез зур хөрмәт белән карый.  Бу тантанага да халык күп җыелган иде. Башкортстаннан, Казан, Әлмәт һәм башка калалардан да кайткан якташлар. Алар, нигездә, исемнәре шушы һәйкәлгә уелган каһарманнарның туганнары, оныклары. Һәйкәлдә бабаларының исемнәрен укыгач күпләрнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары да килгәннәр иде.
Тантанада район башлыгы Илһам Валеев катнашты. Ул җыелган халыкны Бөек Җиңү белән котлады. Һәйкәлне ачуда башлап йөргән Наилә Шиһапова гаиләсенә, бу изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Башка чыгыш ясаучылар да һәйкәлнең хәтеребезне саклауда зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.
  Шушы авыл кызы Рәйхана Иминева җитәкчелегендәге балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре палатка корып тантанада катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар.
Күгәрчен Мәдәният йорты, мәктәп үзешчәннәре җырлары, патриотик шигырьләре белән тантанага Җиңү бәйрәме рухы өстәделәр.
Хәзер Зәңгәр Күл үзәгендә дә хәтеребезне саклап мәһабәт һәйкәл тора.
 
Илгиз Җамалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus