Татарстанда кырау төшәчәк
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе ялларда Татарстанда салкынча һава торышы урнаша.
Туфракта кырау төшәчәк.
14-16 май көннәрендә районнарда 3 градуска кадәр кырау көтелә. Татарстан буенча һава температурасы исә 1 градуска кадәр суыта.
Казанда 14-15 майда туфракта 1 градускак кадәр кырау була.