Зәйдә медицина хезмәткәрләре спортта ярышты
Бүген Зәйдә медицина хезмәткәрләренең төбәк спартакиадасы узды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексына республиканың 6 районы -Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зәй районнары медицина хезмәткәрләре бадминтон, җиңел атлетитка, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, канат тартышу буенча ярышты. Спартакиаданы тантаналы ачуда район җитәкчеләре, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле катнашты.
Нәтиҗәләр турында “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.
Энҗе Әгъләмова.