Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә яңа ветеринария пункты ачылды

Бүген Зәйдә республика программасы буенча участок ветеринария пункты ачылды. Әлеге пункт - район территориясендә өченчесе. Моңа кадәр район халкына терлекләргә, йорт хайваннарына ветеринар ярдәм алу өчен уңайлы шартлар тудырылган учреждениеләр Иске Зәй бистәсендә, Кадер җирлегендә ачылган иде. Шәһәр үзәгендәге ветпункт исә халык соравы буенча “Нефтемаш” Азнакай заводы төзүчеләре ярдәмендә модульле бина буларак тиз арада сафка басты. Моның өчен республика бюджетыннан 2 миллион 500 мең сум акча бүленде. Ә район бюджеты хисабына коммуникацияләр үткәрү, бина тирәсен төзекләндерү эшләре башкарылды. Ветпунктны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район җитәкчеләре, зәйлеләр катнашты.

- Безнең район-шәһәргә бу пункт кирәк иде, чөнки ветеринар табибларыбыз республикада беренчеләрдән булып, өйләрдә тәрбияләнә торган эт-мәче һәм башка хайваннарны барлап, аларга махсус паспортлар булдырдылар, хәзер исә аларның сәламәтлеген даими контрольдә тоту бик мөһим. Әлеге ветпункт йорт хайваннары арасында төрле авыруларны кисәтүне алып барачак, ветеринария ярдәм кирәк булганда да зәйлеләргә каядыр читкә чыгып ярдәм эзләү кирәк түгел хәзер, үзебездә махсус табиблар ярдәм күрсәтәчәк, - дип ассызыклады район башлыгы чыгышында.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республикада ветеринария өлкәсендә соңгы елларда зур эшләр башкарылуын, бигрәк тә һәр районда заманча модульле ветпунктлар барлыкка килүен белдерде, Зәйдә ачылган яңа пунктка исә хуҗалыкларга чыгып хезмәт күрсәтү уңайлы булсын өчен “Лада-Гранта” автомобиле бирелүен әйтте.

-Гомумән, быел республикада һәр район ветеринария пунктына автомобильләр тапшыру күздә тотыла. 50 машина республикага кайтартылды инде. Бары тик алар ярдәмендә халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе генә яхшырсын, - диде ул.

Яңа ветпункт мөдире Арсен Ишмурдин биредә хирургия кабинеты булуын, анда тиз арада хайваннарга операцияләр ясау мөмкинлеген искәртте. Шулай ук терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен дә барлык шартлар тудырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus