Дәүләткүләм, киң колачлы чара
Татарстан Республикасы районнарында Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуга әзерлек дәвам итә. Хәбәр итүебезчә, ул агымдагы елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлфия Миронова әйтүенчә, районда 4 инструкторлык участогы оештырыла: аның берсе – Зәй шәһәрендә, өчесе – авылларда; аларда 4 инструктор, 22 исәпкә алучы эшләячәк. Бүгенге көндә дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль бүлеге инструкторлар һәм исәпкә алучылар туплауны төгәлләп килә. Инструкторлар - авылларда җирлек, мәктәп, мәдәният учреждениеләрендә хезмәт куючылар. Исәпкә алучыларның күбесе - 2002-2012 елларда Бөтенроссия халык санын, 2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуда катнашучылар. Алар үзләренең төп эш урынын калдырып һәм хуҗалык эшләрен, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, 65 көн дәвамында исәпкә алу эшен башкарачаклар, ди Гөлфия Миронова.
Июнь аенда инструкторлар һәм сан алучылар өчен укулар оештырыла. Алар сан алу документлары белән эш итәргә өйрәнәчәк, болар буенча сынау да булачак. Сан алучылар өчен иминият чаралары да каралган. Барлык исәпкә алучыларның махсус сумкалары, таныклыклары булачак. Башкалардан аерылып торсын өчен алар исәпкә алу чорында бейсболкадан йөриячәк. Алар районда мөһим кампаниядә 10076 объектны исәпкә алачак. Исәпкә алу барышында алынган мәгълүмат аноним булачак. Сан алучылар авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, фермерлардан һәм эшмәкәрләрдән мәгълүматларны электрон вариантта кабул итеп алачаклар. “Планшет” технологиясе узган ел республикада үткәрелгән микро- халык саны алу вакытында үзен уңай яктан күрсәткән. Планшет белән эшләгәндә сан алу формаларында киткән хаталарны тиз арада ачыклау һәм төзәтү мөмкинлеге зур, җыелган мәгълүматларның чит кулларга эләгү куркынычы кими. Тулаем алганда, ”Планшет” технологиясе белән эшләгәндә, мәгълүматлар ышанычлы саклана.
Исәпкә алу – зур, дәүләткүләм, киң колачлы чара. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль бүлеге, шулай ук район исәпкә алучылары да моның мөһимлеген аңлый һәм мәгълүматның мөмкин кадәр тулы һәм төгәл булуын тәэмин итәргә әзерләнә.