Зәйлеләр "Җиңү" сүзен шәмнәр белән язды
Зәйдә Җиңү бәйрәменә багышланган чараларның иң кульминацион ноктасы «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда яндырылган шәмнәрдән Җиңү сүзен язу булды. Йөзләгән зәйле асфальтка шәмнәр куеп, сугыш кырында ятып калганнарның якты истәлегенә дан җырлады, арабыздагы ветераннарны хөрмәтләде.
Бәйрәм исә кичке 10 да төнге шәһәр күгенә сибелгән Салют белән, “Җиңү көне” җыры астында тәмамланды.