Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кая бара бу дөнья – көпә-көндез хатынының анасын үтергән дә качкан!

Без капчыкта ятмый шул, җинаятьчегә хәзер закон карсында җавап бирергә туры киләчәк.
Ютазы районы тирәсендә үлгән хатын-кыз гәүдәсе табылгач та, республика тикшерүчеләре “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгата. 

Эзләнә торгач, йомгакның очы күрше Башкортстанга илтә һәм төен шунда чишелә дә. 
Һәлак булучы 44 яшьлек хатын күрше республиканың бер авылында кызларында яши. Даими эш урыны булмаган хатын спиртлы эчемлекләр дә куллана торган була. Якыннары аны соңгы тапкыр гыйнвардә күргән була, ул вакытта ул фатирын сату өчен документлар җыеп йөргән мәле була. Тикшерүчеләр хатынның фатирын 650 мең сумга сатканын ачыклыйлар. Кызлары сүзләренчә, фатирын сатарга аны алар күндергән була, чөнки коммуналь хезмәтләр өчен түләмичә, аналарының хәттин бурычы җыйналган була. Документлар әзер булгач кияве фатирдагы әйберләрне гаражга илтеп куярга алына. Шул урында тикшерүчеләр хатын гәүдәсе янында табылган җәймәнең ишенә дә тап булалар. Кызларының берсе әйтүченчә, кияү кеше әниләре югалыр алдыннан аны кибеткә илтеп куярга тәкъдим ясаганын исенә төшерә. Шик шундук иргә төшә. 
30 яшьлек ир-атны Краснодар өлкәсендә барган бер төзелеш объектында кулга алалар. Ул үз гаепен таный. 
Әбисен үтерүне ул алдан уйлаган була. Фатирын саткач та, “эчеп һәм эшләмичә йөргән хатыннан котылу өчен” ул аны кибеткә алып барырга тәкъдим итә һәм машинасына утыртып гаражына алып китә. Шунда ул аны тимер торба кисәге белән башына сугып үтерә һәм эзләрен бутау өчен күрше республикага илтеп ташлый. Акчасын исә булган кредитларын каплау өчен тотып бетерә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus