Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында кукуруз чәчә башладылар

Районда язгы кыр эшләре көннән-көн югарырак темп ала бара. Сүз дә юк, язның бер көне ел туйдыра торган чак бүген. Игенчеләребезнең  шушы тынгысыз көннәрдә нәрсәгә күбрәк әһәмият бирергә тиешлеге, сабан эшләрендәге төп бурычлар хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәргать Зәкиев белән сөйләшәбез.

–Бүген бөтен көчне чәчү эшләренә юнәлдерергә кирәк,–ди агроном. – Районда иртә культуралар чәчүне кыска срокларда башкарсак кына без мул уңышка өмет итә алабыз. Билгеле, эшне ничек кенә тиз тотарга тырышсак та, сыйфатка хилафлык китерергә ярамый.

–Фәргать Фаварисович, язгы эшләр гадәттә бер-берсе белән нык тоташкан була. Кырда чәчүдән тыш тагын кайсы хезмәтләр әһәмиятле бүген?

–Бер-ике көн эчендә безгә уҗым культураларында дым каплатуны төгәлләү мөһим. Уҗымнар, язгы яңгырлардан соң минераль ашламалар белән дә тукландырылгач, бик матур күтәрелеп килә. Шуңа да дым запасы булдыру өчен ул басуларда мөмкин кадәр тизрәк тырмалау эшләрен башкару зарур.

Шулай ук инде бүгеннән үк чәчелгән мәйданнарны эшкәртү эшләрен башкарырга кирәк. Әйтик, үсентеләр тишелеп чыкканчы ук көнбагыш кырларын гербицидлар белән эшкәртү мөһим. Көнбагыш басуларын чүп үләннәр басмасын өчен башкарыла торган бу чараның әһәмияте бик зур.

–Республика җитәкчелеге быел бөртек өчен кукуруз үстерүгә, көнбагыш игүгә игътибарны арттырырга куша…

–Кукуруз, көнбагыш игү белән безнең район  инде берничә ел бик җитди шөгыльләнә. Безгә әлеге культураларны алдагы елдагы кадәр үстерү бурычын үтәргә кирәк. Әйтик, “Хузангай” җәмгыятендә бүген дүрт агрегат белән кукуруз чәчүгә керештеләр инде. Алар быел бу культураны районыбызда 4 мең гектарда үстерергә уйлыйлар. Хузангайлылар шулай ук борчак чәчә башладылар. Сорау зур булган әлеге культураны алар 1600 гектарда үстерәчәк. Биредә арпа чәчүгә дә керештеләр.

“Кызыл Шәрык” хуҗалыкларында да иртә культуралар чәчү шактый киң җәелдерелде. Быел табигать тә, күз тимәсен, игенчеләр өчен әлегә гаять хәерхаһлы. Инде үзебездән торган кадәрен дә уңышлы башкарып чыгасы иде.

Азат Низамиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus