Добавить новость

На горячую линию паллиативной помощи Подмосковья поступило 5 тысяч звонков с начала года

Sochi1.ru: застолье в Абхазии закончилось отравлением для российской туристки

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

На северо-западе Москвы построят три школы до конца 2025 года

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәү кирәк, ди Олы Елгадан Лилия һәм Риф Хөснетдиновлар ( фотолар)

Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәү кирәк, ди Олы Елгадан Лилия һәм Риф Хөснетдиновлар ( фотолар)

 

 

Шушы көннәрдә Олы Елга авылында яшәүче Лилия һәм Риф Хөснетдиновлар гаиләсе Казан шәһәре “Корстон” күңел ачу  үзәгенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барып кайттылар.  “Иң актив, тырыш гаилә”  исемнә лаек булган бу гаилә  илбашлыгы кулыннан бүләк алу бәхетенә иреште.

 

 

“Безнең алмагачның җимешләре генә алар, уңышлары әйбәт булыр”

Кемнән генә сорасаң да, тырыш, матур гаилә, диләр алар турында. Лилия апа белән Риф абый икесе дә укытучылар. Олы Елга урта мәктәбендә балаларга белем бирә алар. Без килгәч якты йөз, шат күңел  белән каршы алдылар. Тәртип ишек төбеннән башлана, диләр.  Зур кирпеч йорт җиткергәннәр. Тирә-ягында чисталык. Барысы да үз урынында. Ә өйгә үтеп кергәч, матурлыккка сокланып туя алмыйсың.

Лилия апа белән Риф абый бер сыйныфта укып, бергә уйнап, дус булып үскәннәр. Мәктәпне тәмамлагач та юллары аерылмаган, дус булып кала биргәннәр. Лилия апа Казан дәүләт педагогия университетында укый. Риф абый авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Аларның мәхәббәт тарихы икесе дә авылга эшкә кайткач башлана. Лилия апа булачак тормыш иптәшен сабыр холыклы, эшчән булуы белән ошата. Риф абый исә Лилиясенең ягымлы, акыллы, тыйнак булуына гашыйк була. Шулай итеп алар арасындагы чын дуслык сүрелмәс мәхәббәткә әверелә. Бер ел очрашып йөргәннән соң, авылны гөрләтер туй ясыйлар.

– Лилия белән аралашырга, сөйләшергә рәхәт иде.  Чибәрлеге белән бергә күңеле дә матур булды аның. Шулай гашыйк итте ул мине,- ди Риф абый. Бүген әлеге матур гаилә өч бала - бер малай, ике кыз  үстерә.  “Үзем өч балалы гаиләдә үстем. Мин иң олы бала идем. Эх, абыем, булса иде, дип хыяллана идем. Беренче малаем тугач бик сөендем. Киләчәктә сеңелләренә терәк булыр дип уйлыйм.  Кызларымны яклаучы, барлаучы ул. Кызчыкларымның булуы  да безнең өчен зур бәхет”,-ди Лилия апа сөенече белән бүлешеп.

-Мәктәптә дә, өйдә дә бергә сез. Бер-берегездән армыйсызмы?-дип сорыйм алардан.

-Икебезнең дә мәктәптә эшләвенә сөенәм генә. Миңа нигәдер шулай булырга тиеш кебек. Әби-бабам, әти-әнием дә укытучылар иде. Әни математика, әти тарих, җәмгыять белемен укытты,-ди Лилия апа. “Лилияне гел янәшәдә күрү минем өчен бәхет кенә,-дип әйтеп куйды Риф абый.

-Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?-дим.

–Буш вакыт аз булуга карамастан, анысын да файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышабыз. Ирем улым да җырларга яраталар. Улым гитарада уйнарга өйрәнде әле. Кечкенәсе дә җырлый. Кыш көннәрендә җырлашабыз. Шау-шулы күңелле бездә. Җәй көннәрендә авыл кешесенең эше бетми инде. Майдан июльнең унбишенә кадәр җиләк арасында үрмәләп йөрибез. Ике зур теплицабыз бар. Шушы көннәрдә генә әле үсентеләрне шунда утырттык. Бакчабыз зур. Унике еллап җиләк утыртабыз. 6-8 сутый җирдә виктория үстерәбез,-ди Лилия апа.

-Үзегездән арткан җиләкне нишләтәсез?-дип сорыйм.

-Сәгать дүрттә бакчага чыгып басабыз. Дүрт-биш сәгать җыябыз да, Казанга сатырга алып чыгып китәбез. Елы яхшы килгәндә уңышны бер ай алабыз. Корырак елны 20 көн эчендә бетерәбез. Көн аралаш барлыгы 10 тапкыр барабыз. Кайбер елларны кәбестәләр дә үстереп саттык әле,-ди Лилия апа.

Үзләренең билгеле клиентлары бар икән. Танып та киләләр. Яздан 3–5 литрлы үтә күренмәле чиләкләр әзерли алар. Җиләкнең сыйфатлылыгы аның аша күренә. Җыйганда ике төрле савыт йөртәләр. Уңышның яхшысын сатарга алып китәләр. Калганын кызлары чистартып туңдырырга куя икән. Аннан кергән акчага гаилә белән кара диңгез буена ял итәргә йөриләр алар. Дүрт ел рәттән бертуганнары гаиләсе белән Анапа, Геленджик шәһәрләрендә булганнар. Җир җиләген дә күпләп җыялар. Кызларны җиләккә бабасы белән әбисе йөртә. Узган елны олы кызлары 25 меңлек җиләк саткан.

Виктория үстерү серләрен безгә дә сөйләде алар. “Яз башында тырмалыйбыз. Һәр төбен шулай эшкәртеп чыгабыз. өлгерә башлагач уртасына салам җәябез. Бер урында  дүрт елдан артык торса, җиләкләре вак була башлый. Шуңа күрә урынын алыштырырга кирәк. Элек көз көне күчереп утырта идек. Бер-ике ел язга көйләдек. 15 июльдә эш беткәч чабып калдырабыз. Безнең тәҗрибә буенча кулай ысул дип саныйбыз. Авыру яфраклар бетә, төп көч алып үсә. Арасын кат-кат эшкәртеп торабыз, билчәнне тамыры белән җыябыз. Көзен арасын мотоблок белән эшкәртәбез. Буш вакыт шулай үтә инде”,-ди Риф абый.

-Эшне ничек бүлешәсез?-дип сорыйм.

-Эш бездә бүленмәгән. Син моны эшлә мин аны эшләргә тиеш дигән нәрсә юк. Мин маллар арасына чыккан юк. Ирем малай белән йөри. Малай ике ел рәттән  ике үгез асрый. Үзе өчен үстерә. Кызлар да тырыш, таба ашы пешерә белә. Өй җыю, савыт саба юу аның карамагында. Мин эштә озакласам, аш куеп тора. Йөзгә кызыллык китермәсләр. Алар безнең алмагачның җимешләре генә. Уңышлары әйбәт булыр дип уйлыйм”,-ди Лилия апа балалары белән горурланып.

-20 елга якын бергә тату гомер кичерәсез. Еллар үтү белән бер-берегезгә карата мөнәсәбәтләр үзгәрәме?-дигән сорау бирәм аларга.

-Олыгайган саен бер-береңә карата мәхәббәт, хөрмәт арта ул. Тырыш, акыллы, алтын куллы минем тормыш иптәшем. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкал туры килә аңа. Ышанычлы кеше дә ул. Аның артында җил-яңгыр тидермичә, ышыкланып яшәргә була,-ди Лилия апа тормыш иптәше турында. “Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәгәндә генә үрнәк гаилә тудырырга була”,-дип өстәп әйтеп куйды Риф абый.

 

                              Гөлназ Зарипова.

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

18 человек попали в больницы с ботулизмом в Казани и Нижнем Новгороде

Дерматолог Егорова рассказала, как загорать на солнце без вреда для кожи

Sochi1.ru: застолье в Абхазии закончилось отравлением для российской туристки

Экосистема для бизнеса «Синкретика» была представлена в рамках ПМЭФ

Музыкальные новости

Филипп Киркоров, Люся Чеботина, SHAMAN – 25 ярких звезд в Открытой студии «Авторадио» на «Премии МУЗ-ТВ 2024»

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

Галина Ржаксенская впервые стала участником ПМЭФ в Санкт-Петербурге

Бизнес-омбудсмен Москвы оказывает поддержку НМСП

Новости России

Саратовцы на Добро.Конференции: развиваем волонтерство со всей страной

Shot: в Нижнем Новгороде 4 человека госпитализированы с подозрением на ботулизм

Росгвардейцы обеспечили правопорядок во время проведения мусульманского праздника Курбан-байрам в Москве

Служба УрГПУ участвовала в обучающих онлайн-лекциях и провела более 2 тысяч консультаций

Экология в России и мире

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

Сэкономить и оторваться с Angsana Velavaru

Первый Международный фестиваль «Мир классического романса»

Smena SS-2024

Спорт в России и мире

Лучший теннисист Казахстана узнал позицию в обновленном рейтинге ATP

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе

Moscow.media

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ

В Екатеринбурге начался второй этап опрессовок

Росгвардейцы обеспечили охрану общественного порядка в День поселка Вербилки

ONLY TODAY! COMPLETE BUNDLE WITH LIDIA ONLY $69











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Парадокс "массового заражения" ботулизмом: Врач объяснил, в чём кроется подвох

Экосистема для бизнеса «Синкретика» была представлена в рамках ПМЭФ

Дерматолог Егорова рассказала, как загорать на солнце без вреда для кожи

Воробьев: центр для слепоглухих граждан в Сергиевом Посаде заработает в сентябре