Бар кешенең дә пенсия яше артмаячак, бары тик чиновникларныкы гына. Дәүләт Думасы икенче укылышта әлеге закон проектын кабул иткән. Закон 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Закон проекты пенсиягә чыгу яшенең ел саен ярты елга бер артуын карый. Мисал өчен, ир-атларның әнә шулай пенсиягә чыгу яше 65, хатын-кызларныкы 63 яшь тәшкил итә.