Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе район газетасының иҗатташ дуслары бер кичәдә ике чара тамаша кылдылар

Балык Бистәсе район газетасының иҗатташ дуслары бер кичәдә ике чара тамаша кылдылар

Бүген редакция коллективы районның үзәк китапханәсендә “Без Тукай оныкчыклары” исеме астында әдәби кичә үткәрде. Кунакка “Энҗе бөртекләре” түгәрәгенә йөрүче балалар - Котлы Бөкәш, Балтач, Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Балык Бистәсе гимназиясе, 2 нче номерлы мәктәп укучылары килгәннәр иде.  Алар  Тукай шигырьләрен, җырларын башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм  җанлы, яз җилләре кебек җылы атмосферада үтте. Катнашучыларның һәрберсе шагыйрь Вазыйх Фатыйховның китабы белән бүләкләнде.

Кичә тагын бер күркәм чарага бизәлде. Анда ел дәвамында газета белән ныклы иҗади дуслыкта булганнар хөрмәтләнде. Ягьни, редакциянең матур традицион кысаларында дәвам итүче бәйге җиңүчеләре - “Кадыйр Сибгатуллин премиясе”нең быелгы лауреатларына премияләр тапшырылды.. Быел Тукай юбилее- шигырь елы уңаеннан аны ике иҗатчыга бирергә карар кылдылар. 2015-2016 еллардагы нәтиҗәле иҗатлары һәм район газетасы битләрендә актив катнашулары өчен  Балтач авылыннан Фәйрүзә Бәдәмшина һәм Корноухово авылыннан Гүзәл Хәбибуллинага тапшырылды ул. Яшь каләм ияләре өчен “Авыл офыклары” газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов быелдан үзенең шәхси премиясен булдырды. Беренчесе- быелгысы Балык Бистәсе гимназиянең 10 нчы сыйныф  укучысы Алия Хәбибуллинага бирелде.

Гөлназ Зарипова.

Автордан: техник сәбәпләр аркасында кичәдән фотоларның тулы варианты сайтыбызда иртәгә урын алачак

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus