Салкын бозда хисләр кайнап торды, нәтиҗәдә "Нефтяник" 4:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Шулай итеп, Россиянең Югары хоккей лигасында финал сериясе 4:1 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды. "Братина" кубогы – Әлмәттә! Афәрин, "Нефтяник"!
P.S. Әлмәт күген бизәгән җиңү салютыннан соң, хәзерге вакытта җанатарлар шәһәр урамнары буйлап җиңү сәяхәте ясый. Ура!