Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ә кызлар төзрәк ата

Унынчы-унберенче сыйныфларда укучы 72 егет һәм кыз быел  ДОСААФның район оешмасы каршындагы автомәктәпләрне тәмамлыйлар. Кемнең әзерлеге яхшырак икәнлеген ачыклау өчен Базарлы Матактагы автодромда “Яшь машина йөртүче” конкурсы үткәрелде. 
 
Башта алты командага бүленеп укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә көч сынашырга туры килде. Ярышларның баш хөкемдары – Түбән Әлки мәктәбенең тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рәфәс Билалов Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәбе укучыларының тиешенчә әзерләнмәүләрен билгеләп үтте. Бу мәктәпләрнең автоклассларында укыган егетләр кагыйдәләрне белү буенча компьютерда үткәрелгән имтиханнарын тапшыра алмадылар. Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә дулкынланулары да комачаулагандыр. Җирле оешма идарәсе рәисе Марат Хөснетдинов киләсе елдан конкурсның беренче турын үтә алмаучыларның икенчеләренә кертелмәячәген ассызыклады. 
Иң яхшы нәтиҗәләрне Хузангай мәктәбеннән Савелий Гордеев һәм Түбән Әлки мәктәбеннән Эльвина Саттарова күрсәттеләр. 
Конкурсның чираттагы биреме – һава мылтыгыннан ату. Егетләр һәм кызлар өчен биремнәр аерым бәяләнсә дә, күрсәткечләр бик нык аерылып торды. Кызларның яхшырак атуы ачыкланды. Әйтик, Яңа Салман мәктәбе укучысы Миләүшә Хәйруллина ату буенча бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. “Югары тизлектә маневр ясау” дип аталган соңгы этапта да ул иң яхшы күрсәткечкә ия булды. 
Конкурсантлар вакытка тауга менәргә, машинаны күрсәтелгән урында туктатырга һәм “гараж”га керергә тиеш иделәр. Егетләр арасында бу конкурста Юхмачы командасыннан Андрей Романов үзен яхшы яктан күрсәтте. 
Командаларның нәтиҗәләре мондый: өченче урында Базарлы Матак, икенче урында Түбән Әлки мәктәпләре. Ә беренчелек менә өченче ел рәттән инде Яңа Салман мәктәбе командасына бирелде. Димәк, бу команда Балтачта узачак “Яшь машина йөртүче” республика конкурсында район данын яклаячак.
 
Миләүшә Хәйруллина, Яңа Салман мәктәбе укучысы:
–Без автокласста узган елның сентябреннән бирле укыйбыз инде. Биремнәрне һәм күнегүләрне үзебездә ясыйбыз, автодромда зачет тапшыру өчен ай саен район үзәгенә киләбез. Әти-әнием конкурска озатканда бүген мине: “Нинди генә урын алсаң да, син безнең өчен һәрчак беренче!” дип канатландырдылар.
 
Марат Хөснетдинов, Татарстан ДОСААФының Әлки җирле оешмасы идарәсе рәисе:
–“Яшь машина йөртүче” конкурсы балаларның казанышларын да һәм, билгеле инде, укытучыларның эшен дә күрсәтте. Ел саен Яңа Салман мәктәбенең беренчелекне алып килүе аның укытучысы Искәндәр Хәлиуллинның нинди зур эш башкаруын раслый. Ул алтынчы ел инде автокласста якындагы 9 авыл баласын укыта. Шушы вакыт эчендә 112 балага белем бирде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus