Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Редис файдалымы?

Редисны кайнар ризык әзерләгәндә кулланмыйлар. Алай да, каротин һәм башка кыйммәтле матдәләргә бай булган яфракларын ашка турап салалар. Редис салатларын табынга утырыр алдыннан ашарга киңәш итәләр. Ул аппетитны ача һәм ризыкның үзләштерелүенә ярдәм итә.

Ул үт суы, сидек куу, микробларны юк итү үзлегенә ия. Халык медецинасында кызыл шәрабтә бал белән бергә пешерелгән редисны яман шеш авыруын дәвалау өчен кулланалар. Сидек юлларына таш утырганда вакланган редисны шулай ук кызыл шәрабка салып эчәләр. Чөгендер согы белән кушылган редис үт куыгындагы ташлардан арынырга ярдәм итә. Ютәлне дәвалау өчен пешкән редисны бал белән бутап ашарга киңәш итәләр. Исегездә тотыгыз: ашказаны яки үникеилле эчәк җәрәхәте, ашказаны согы әчелеге югары булган гастрит вакытында, бавыр һәм бөер авыруларыннан интеккәндә редис ашарга ярамый!

Редисны суыткычта берничә тәүлек сакларга була. Бүлмә температурасында ул тиз сула.

РЕДИСЛЫ БУТЕРБРОД

Кара ипи телеменә мул итеп атланмай ягарга. Аның өстенә салат яфрагы, матур итеп туралган редис, ветчина яки казылык телеме куярга. Ит урынына помидор телеме дә куярга мөмкин.

ВИТАМИНЛЫ ЭЧЕМЛЕК

10 редис, 2 аш кашыгы укроп һәм петрушка, 4 стакан әчегән сөт, тоз.

Редисны юып, вак итеп турарга һәм вакланган петрушка, укроп кушарга. Әчегән сөтне болгата-болгата редислы катнашманы салырга. Тоз сибәргә.

Эчемлекне табынга куяр алдыннан гына әзерләргә киңәш ителә.

«ЯЗ ЭЧЕМЛЕГЕ» 

10 редис, 2-3 аш кашыгы яшел суган, 2 стакан әчегән сөт, тоз.

Редисны юып, вак итеп турарга һәм вакланган яшел суган кушарга. Әчегән салкын сөтне болгата-болгата редислы катнашманы салырга. Тоз сибәргә.

РЕДИСЛЫ ЭРЕМЧЕК

100 г эремчек, 1  аш кашыгы сөт, 5-6 редис, 1 чәй калагы укроп һәм петрушка.

Уылган һәм сөт  кушылган эремчеккә вакланган редис, укроп һәм петрушка  өстәргә. Тоз сибеп, яхшылап болгатырга.

ЯЗГЫ САЛАТ

100 әр г редис, салат яфрагы һәм кыяр, 1 бәйләм яшел суган, 0,5 стакан каймак, тоз, шикәр комы.

Юылган редины юка телемләп, салат яфрагын һәм суганны вак итеп, кыярны шакмаклап турарга. Тоз сибеп, барысын бергә каймак белән болгатырга.

РЕДИС+ЙОМЫРКА

Юылган редисны телемләп турарга. Каты пешкән йомырканың сарысын угычтан үткәрергә, агын вак итеп турарга. Тоз сибеп, барысын бергә каймак яки майонез белән болгатырга.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus