Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскилылар язучы Зифа Кадырова белән очрашты (фотолар)

Үзәк китапханәдә язучы Зифа Кадырова лениногорскилылар белән очрашты.


Башкортстанда туып үскән татар кызы Зифа Кадырова китап укучыларга   “Сагынырсың- мин булмам” ( “Сумбуль” рус телендә), “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар” китаплары аша  таныш.

Кыска гына вакыт эчендә әсәрләре аша укучылар мәхәббәтен яулаган, әдәби мохитка язгы ташкын кебек килеп кергән, һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне әсир итүче автор ул.

-           Ниһаять, Лениногорск якларына да килеп чыгарга насыйп булды, чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Шундый укучыларым булганда күңелле, сез минем байлыгым , - диде Зифа Кадырова, иҗат сөюче дусларын сәламләп.

Очрашуда үзенең тормыш юлы, һәрбер әсәренә тукталып, геройлары турында тәфсилләп сөйләде. Залда утыручылар арасыннан сорау бирүчеләр  дә,  рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучылар да шактый иде. Мәсәлән, Урмышлыда  китапханәдә эшләүче Гөлия Гәлиева авылларында олысы да, кечесе дә Зифа Кадырованың китапларын бик яратып укуларын, аны хөрмәт итүләрен әйтеп узды. Тугызынчы сыйныфта укучы ЗөлфәтХисамов  язучының әсәрләрен укыгач “Зифа апа” исемле шигырь дә иҗат иткән. Бу шигырь тамашачыларның да, авторның да  күленә  хуш килде. Кичә барышында Ләйсән Шәмсуарова, Рамил Габитов башкаруында эчтәлекле җырлар яңгырады. Р. Шиһап исемендәге театр артисты Мәдинә Сәфиуллина һәм “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова Зифа Кадырова әсәреннән өзекләр укыды.

Очрашу ахырында бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алды һәм истәлеккә фотога төште.

Зилә Мөдәррисова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus