Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Үз-үзенә кул салган үсмер беренчел имтиханнарын бирә алмаган

Кукмара районында үз-үзенә кул салган 14 яшьлек үсмер рус теле һәм математикадан төп дәүләт имтиханнарын бирә алмаган. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима шулай дип җиткергән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Фаҗига Кукмара районы Балыклы авылында булган иде. Әлеге факт буенча тикшерү эше алып барылуы җиткерелде, балага укытучылар тарафыннан басым ясалган булу ихтимал, диелде.

"Татар-информ"га әңгәмәдәше: "Һәр шундый фаҗигале хәлдән соң балигъ булмаганнар эше буенча ашыгыч рәвештә комиссия җыела. Кагыйдә буларак, фаҗигадән соң 9 көн узганнан соң урынга республиканың "Росток" медицина-психология үзәге белгечләре бара. Алар ата-анага, укытучыларга һәм сыйныфташларына психологик ярдәм күрсәтә, – дигән. – Һәлакәт урынында муниципаль комиссия эшли, тикшерү-оператив төркеме, авыл җирлеге башлыгы килгән"

Лариса Сулима сүзләренчә, үсмернең үз-үзенә кул салган булуы ачыкланган. Ул һәрвакыттагыча мәктәптән кайткан, әбисе соравы буенча кибеткә барып килгән, ә аннары ишегалдына чыккан. Әтисе эштән кайткач аны сарайда табып алган. Бернинди дә язу табылмаган.

"Фаҗига ата-ананы, укытучыларны һәм сыйныфташларын да тетрәндергән, – дип сөйләгән министр урынбасары. – Бала үзен шикле тотмаган".

Аның мәгълүматлары буенча, февраль уртасында үсмер медосмотр узган, барлык белгечләр, шул исәптә психолог нәтиҗәләре буенча сәламәт булган. Укучы бала имин гаиләдә яшәгән, исәптә тормаган. Әмма ул "өч"ле билгеләренә укыган. Күптән түгел математика һәм рус теле буенча беренчел имтиханнарны бирә алмаган.

"Укучы малайның гаиләсе ведомствоара, мәктәптә исәптә тормаган. Бу вәзгыять стандарт түгел", – дип ассызыклаган Сулима. Аның сүзләренчә, "Акцент" та раслауларынча, укуытучылар һәм завуч белән ниндидер низаг булуы турында мәгълүмат юк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу вәзгыятьләре өчен нык борчыла, диде Лариса Сулима. Ул шулай ук ата-аналарны балалардан югары баллар һәм яхшы билгеләр таләп итеп басым ясамаска чакырды.

http://intertat.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus