Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Торак-коммуналь хезмәтләр - Зәйдә бүген иң актуаль мәсьәлә

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, күрсәтелгән хезмәтләргә сакчыл караш, ТКХларның подряд оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге –зәйлеләр һәм тармак хезмәткәрләре өчен актуаль тема. Район башлыгы Разиф Кәримов кушуы буенча әлеге мәсьәләләр бик җентекләп өйрәнелде һәм күрше шәһәрләр үрнәгендә кайбер уңай адымнар ясарга кирәклеге дә искәртелде, мәсәлән, Яр Чаллы коллегаларының уңышлы эшчәнлеге.

13 апрельдә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә зур гына делегация күршеләребезнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә барды. Делегация составына башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, идарәче компания, ТМШ, подряд оешмалары җитәкчеләре керде.

Тәҗрибә уртаклашу уңышлы эшләп килүче “Мәхәллә” идарәче компаниясе” ҖЧШдә үтте. Анда ТКХ, хезмәт күрсәтүче компанияләр, подряд оешмаларының үзара эшчәнлек схемасы аңлаешлы һәм ачык итеп җайга салынган, шуның нәтиҗәсе буларак, күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә киметүгә ирешкәннәр. Бердәм диспетчерлык үзәге, таләпчән претензия хезмәте булган, барлык хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлек системасы эшләнгән зур гына торак хуҗалыгында электр энергиясен, су, җылылыкны бик сак файдаланалар. Боларның кайберләре безнекеләр тәҗрибәсендә дә кулланыла, шулай да гадәти эшчәнлеккә кайбер яңалыкларны күршеләр үрнәгендә дә кертү планлаштырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus