Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә “акыллы” лаборатория ачылды! [+ФОТОЛАР]

Хәзер инженерлык серләренә 9 яшьтән үк төшенеп булачак.

Әлмәттә узган киң масштаблы чаралар арасыннан иң сөенечлесе  Яшьләр инновацион иҗаты үзәге ачылу тантанасы булды.

Безнең өчен бу яңалык булса, республиканың башка шәһәрләрендә әлеге үзәкләрнең өстенлекләрен инде күптәннән бәяләргә өлгерделәр. 2012 елда Рөстәм Миннеханов Татарстанда лазерлы технологияләр булган яшьләр иҗаты үзәкләре  ачу проектын тәкъдим итте. Әлеге программа кысаларында республиканың берничә шәһәрендә аларны тиз арада төзеп, сафка бастырдылар. Быел чират менә безгә дә җитте.

 “Шәмсенур” паркы каршында урнашкан үзәктә хәзер  яңа технологияләрнең күп төрләре бар, идеялы яшьләр модельләштерү, лазерлы технология, 3 Д проектлау,  сувенирлар, робот ясау белән шөгыльләнә ала.

Әлеге акыллы лабораториянең төп мактасы – инновацияле идеяны тудырып, аны тормышка ашыру һәм тулы бер коммерция продукты ясау.

Үзәкне оештыруда Искәндәр Низамовның өлеше зур була. Тышкы реклама өлкәсендә тәҗрибәсе һәм белеме булган идеялы белгеч балаларга иженерлык  серләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк дип саный. Үзәктә эш методикасын да уен фомасында алып барачаклар.  Белемне үстерә торган уеннар аша укучыларда кызыксындыру булдырып, замана балаларын “модалы” булган шөгыль белән мавыктыру – инновацион иҗатның төп асылы булып тора.

Хәзерге вакытта инновацион иҗат үзәгенә йөрергә теләүчеләрне кабул итү башланды. Яшь аралыкларына карап берничә төркем формалашачак: 9-11 һәм 11-16 яшьлекләр. Түгәрәкләрнең бәясенә килгәндә, алар түләүле булачак. Әмма бушлай төркемнәр дә булырга тиеш ди үзәкне оештыручылар. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus