Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бишбармак пешерү рецепты

Чистарткан, юган сарык итен зур-зур кисәкле итеп пешерәләр, тоз, борыч, лавр яфрагы салалар.

Шулпаның өресен җыеп баралар. Итен алып, шулпасын сөзәләр дә икегә бүләләр. Кайнар итне сөягеннән аерып, юка, эре кисәкләргә турыйлар һәм тирән савытка салып, боҗралап тураган башлы суган һәм бераз шулпа салалар, тоз, борыч сибәләр, аннары, өстен каплап, акрын гына кайнаталар. Шулпаның икенче өлешенә борыч, әзер горчитса салып болгаткач, анысын да, өстен ябып, сүрән утка куялар.

Бишбармак өлгергәнче кунакка чәй эчертә торалар, аерым савытта сарык башы пешерәләр.

Аннары токмач камыры кебек камыр басып, аны юка гына җәяләр дә 8х8 см чамасында шакмаклап яки кыек шакмаклап кисәләр, тозлы суда пешереп алып, саркыталар. Зур тирән фарфор савытка пешкән камыр, аның өстенә суганлы шулпадан сөзеп ит өяләр. Өстенә вак итеп турап укроп, яшел суган сибәләр, савытны өстәлнең уртасына куялар. Аерым савытта яки касәдә һәр кешегә кайнар шулпа китерәләр. Бишбармакны өстәлгә китерү белән, табынга савытка салып кайнар сарык башы да китерәләр һәм аны мәҗлестәге иң хөрмәтле кешегә тәкъдим итәләр. Башны табындагы һәркем авыз итеп чыгарга тиеш. Бу йола бердәмлек, тырышлык, уңганлык билгесе булып тора. Бишбармакны ашап бетергәч, өстәлгә чәй һәм башка чәй ашлары китерәләр.

1 өлешкә: 150-200 г ит, 60-70 г башлы суган, 60-80 г он, 1/5 өлеш йомырка, калганнары - кирәгенчә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus