Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Юрий Гагаринга нинди машина бүләк иткәннәр? [+ФОТОЛАР]

Ә кешенең беренче тапкыр галәмдә булган вакытын сез төгәл беләсезме?

108 минут була ул. Шуның кадәр вакыт Юрий Гагарин космоста була. «Шәмсенур» паркында космонавтика көне уңаеннан зур бәйрәм булды. Парк буйлап 20 уен ноктасы урнаштырганнар иде. “Тынычлык. Галәм. КАИ” дигән квест уенында мәктәп командалары  катнашты. Һәр нокта космонавтика белән бәйле берәр вакыйганы символлаштыра.

Уен формасында сәхнәләштерелгән космик станцияләрне дә читләтеп узып булмады.  Һәр станциядә кунакларны берәр тарихи шәхес каршы ала. Рус галиме Константин Циолковский, беренче Җир иярченен уйлап  чыгарган Сергей Королев, тамашаның төп герое Юрий Гагарин биргән сорауларны укучылар дөрес җаваплады. Космонавт булып фотосурәткә төшү, рәсемнәр ясау, төркем белән эшләүгә юнәлдерелгән уеннар  - бар да 12 апрель көнен күңелле һәм бердәм бәйрәм төсмеренә күмде. Гомумән, ачык һавада узган бәйрәм кичәсеннән күп кенә кызык мәгълүмат алып була иде. Шәхсән мин Гагаринга ил җитәкчелеге батырлыгы өчен 12.04 ЮАГ номерлы «Волга» машинасы бүләк итүен моңарчы белми идем.

Танылган “Восток” корабле, йолдызлар галәме, галактика, Гагарин фотосурәте рәсемнәр бәйгесендә дә төп бизәк булып торды.  Космонавтика көне уңаеннан мәктәп укучылары һәм балалар арасында  моннан берничә атна элек “Гагарин космоста” дигән темага иҗади бәйге  игълан ителгән иде. Кыска гына  вакыт эчендә картиналар галереясына берничә йөз рәсем килеп ирешкән. Алар арасыннан иң-иңнәрне билгеләп, сәләтле укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Чара яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләр ясаган самолет модельләрен, һава еланнарын һәм бәйрәмнең төп символы – стратосферага зур шар – зонд җибәрү белән тәмамланды.

Филүзә Хәмидуллина.

Автор фотолары 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus