Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсендә җинаятьләр саны арткан

Прокуратурада 2016 елның I кварталында райондагы оператив хәлгә анализ ясалды. Аның нәтиҗәләре белән район прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов  таныштырды:

“Балык Бистәсе районы территориясендә ел башыннан 45 җинаять теркәлде. Бу узган елның шушы чорына караганда 9,8 процентка артыграк.

Сәламәтлеккә авыр зыян китерү, көчләү, фатирлардан, дачалардан, бакча йортларыннан урлау, һөҗүм итеп талау кебек җинаятьләр теркәлмәде. Урлашу очраклары 54,5 процентка (11дән 5 кә кадәр) кимеде.

Шул ук вакытта автотранспортны урлап, талап алып китү очракларының (3 факт) артуы күзәтелде. Икътисадый юнәлештәге 19 җинаять ачыкланды. Узган елның шушы чорында 7 җинаять кылынган иде.

I кварталда милек үзләштерү, ришвәт алу, салым түләүдән качу һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр теркәлмәде.

Вак хулиганлык кылучылар, куллану базарында кагыйдәләрне бозучылар ачыкланмады.

Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 148 кеше җаваплылыкка тартылды.

Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 85,7 процентны тәшкил итте. Бу алдагы елга караганда 0,8 процентка кимрәк. Авыр, аеруча авыр җинаятьләрнең 80 проценты ачылды.

I кварталда 8 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 2 кеше һәлак булды,10 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Җәяүлеләр гаебе белән 2 һәлакәт булды.

Хокук саклау органнарының  киңәшмәсендә булган кимчелекләр күрсәтелде. Җинаять һәм хокук бозулар арту күзәтелгән өлкәләрдә  профилактик чаралар үткәрү турында карар кабул ителде.

 

Фотосы: pravdapfo.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus