Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Масловка авылыннан Фәрит Кәримуллин ышанычны да аклаган, эше белән дә хаклаган

Хуҗалык уңганы Фәрит Кәримуллинның Масловка авылына килеп төпләнүенә дә унбиш елдан артык вакыт үткән инде.

Туган авылы Түбән Тегермәнлектә мәктәпне тәмамлагач ул район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота. Шуннан соң авылның ындыр табагында машинист, хуҗалыкта тракторчы хезмәтләрен башкарып шактый бай тәҗрибә тупларга өлгерә. Гаилә корып җибәргән яшь гаиләне дуслары, туганнары үз тирәләренә чакыргач, ул тәвәккәлләп “Масловский” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Николай Андреев янына кереп эшкә урнашу хакында фикерләшә. Элек-электән биредә хезмәт кешесенә карата зур кадер-хөрмәт күрсәтелүен белсә дә, егет беренче көннән үк торак мәсьәләсен күтәрүдән тыела. Берничә көннән соң аны хуҗалык җитәкчесе үз янына чакырып фатир бирәчәкләрен белдерә. Менә шуннан соң Фәритнең күңеле тагын да күтәрелеп китә. Тиз арада  ДТ-75 тракторын төзәтеп  эшкә чыга. Шул көннәрдән бирле ел әйләнәсе төрле участокларда хезмәт куя егет. Быел язгы кыр эшләре алдыннан тракторын  коры рамда гына калдырганчы сүтеп, капиталь ремонт үткәрергә дигән теләген җитәкчеләре дә хуплап кабул итәләр. Кирәкле запас частьләр, узеллар белән дә тоткарлык булдырмаска тырышалар. Без биредә булган көнне, хуҗалыкның баш инженеры Геннадий Савиновның шәһәргә кирәкле запас частьлар алырга китүен ишеттек. Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Егоровны да без техника утарында очраттык. Фәрит турында ул безгә  күп кенә җылы сүзләр әйтте;

–Фәрит бүген безнең данлыклы Сәйфулин, Йосыпов, Захаров кебек легендар механизаторларыбызга менә дигән алмаш булып килә. Нинди генә катлаулы эшне йөкләсәң шуны булдыра. Бервакытта да икеләнеп тора белми. Тырышлыгы белән авылыбызда күпләргә үрнәк,– ди ул.

Егет бүген тракторын тиз арада сафка бастырып, тагылма агрегатларны  тагын бер кат күздән үткәрү турында уйлана. Ни дисәң дә, 25 нче язы уңышлырак булырына өметләнә  ул.

                                     Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus