Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Укучылар белән тыгыз элемтәдә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында агымдагы ел Янгын куркынычсызлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районда да янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре  төрле профилактик чараларны активлаштыруны, мәктәп укучылары белән эшләүгә игътибар бирүне  алга куя.

ГРЭСны гадәттән тыш хәлләрдән саклау вазифасын үтәүче 41нче янгын куркынычсызлыгы бүлегендә 4нче мәктәпнең VIII сыйныф һәм татар гимназиясенең IV сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Аларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искәртелде, янгын вакытында ут сүндерүчеләрнең эш үзенчәлекләре өйрәнү полигонында гамәлдә күрсәтелде. Укучылар янгын чыккан күп катлы йортта кешеләрне эвакуацияләү тәртибе,  ут капкан транспорттан кешеләрне чыгару алымнары, ут сүндерү процессы белән таныштылар. Кайбер укучылар үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынап та карады.

- Мондый экскурсияләр, мәктәпләрдә укучылар белән әңгәмәләр  оештыру Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сафларын алга таба яшь кадрлар белән тулыландыруны, халыкны алдан куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне дә үз эченә ала. Шуның нәтиҗәсендә ел саен мәктәп тәмамлаучылар арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы уку йортларына укырга керүчеләр дә бар. Балалар янгын куркынычсызлыгы хезмәте белән җитди кызыксына, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов.

Үзенчәлекле экскурсиядән укучылар канәгать калды. 4нче мәктәп укучысы Дарья Петрова һәр һөнәр турында алдан күзаллау мөмкинлеге тудырылу яхшы, ди. Янгын сүндерүчеләрнең никадәр экстремаль шартларда эшләвен гамәлдә гәүдәләндерү кызда бу һөнәргә тагын да ихтирам хисен арттырган.

- Бу һөнәрне үзләштерергә уйламасам да, гадәттән тыш хәлләрдә калганда ныклы физик әзерлектә булу кирәклеген күңелемә киртләдем, - ди Дарья.

Ә татар гимназиясенең VI сыйныф укучылары яшь янгын сагы инспекторлары отряды әгъзалары икән.

- Безнең балалар сыйныфтан тыш сәгатьләрдә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча теоретик курслар үтә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнә. Ныклы физик әзерлеккә дә җитди игътибар бирелә. Балаларны мондый экскурсиягә алып килү алар өчен бик кирәкле, балага янгын сүндерүче хезмәтен  үз күзләре белән күрү, кызыксындырган сорауларына урында җавап алу мөмкинлеге бар,  - ди сыйныф җитәкчесе Виктория Малахова. 

Алга таба башка мәктәп укучыларына да экскурсияләр оештырылачак, урыннарга чыгып, сыйныф сәгатьләре уздыру да планлаштырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus