Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яз сулышы җанга моң өрде

Тукайлы, шигъриятле яз быел да матур бәйрәм чаралары белән башланып китте.

Районыбызның Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге җыр фестиваленең беренче туры авыл җирлекләрендә, икенче туры үзешчәннәрнең башка авыллар  белән иҗади аралашуында узса,  өченче туры исә гала концерт буларак район мәдәният йортында үтте.

Халкыбыз җыр-моңга, гомумән, сәнгать дөньясына битараф түгел. Моны тулы тамаша залыннан ук күзалларга мөмкин. Редакциябезгә фестиваль барышында  авыллардагы иҗат концертлары хакында язылган сөенечле хатлар күп килде. Анда авыл халкының үзешчәннәр чыгышына сокланулы карашы, җыр бәйгеләрен оештыручыларга рәхмәте чагылды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова да гала концерт ачылышында үзешчәннәребезгә ихтирамлы сүзләрен җиткерде, эшләрендә, иҗатларында уңышлар теләде.

 Әйе, хезмәт белән ял чиратлашып барганда гына тормышка яңа  сулыш өрелә. Әлеге концерт программасы да һәркем күңеленә хуш килерлек төзелгән, концертта жанр һәм яшь буенча чикләүләр юк, вокал соло башкаручылар да, дуэтлар, биюләр дә җитәрлек иде. Өлкән яшьтәге тамашачы халык җырларыннан рухи канәгатьлек алса, яшьрәкләр заманча җыр-биюләрне алкышлады. Юлсубино авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” һәм Корноуховодан “Сәйлән” театр коллективлары чыгышы исә күңелле скетчлары белән концертка үзгә ямь өстәде.

Вакытлар, сәгатьләр узганы сизелмәде дә. Юк, һич кенә дә тамашачыны ялыктырмады әлеге концерт. Киресенчә, ул яңа эшләргә стимул бирде, көч-энергия өстәде, матур язларга өмет, ышаныч тудырды.

 

Фәрваз Каюмова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus