Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәүдахан хәзрәт хезмәте белән дәрәҗәле

Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Сәүдахан хәзрәт Гайнетдиновның 60 елдан артык руль артында йөрүен һәм бер мәртәбә дә һәлакәткә очрамавы, хәтта машинасын бер тапкыр да сыдырмавы соклану уятты миндә.

Яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнгә, үзенең хезмәт юлын  бик кечкенәдән башлап җибәрә ул. Өлкәннәргә ияреп чөгендер, бәрәңге араларын  эшкәртергә йөри, ындыр табагына кайтарылган ашлыкны чистартып келәтләргә урнаштыруда да актив катнаша. Кечкенәдән эшкә батыр булуын күреп аны колхоз идарәсе  тракторчылар хәзерләү курсларына укырга җибәрә. Шулай итеп унбиш яше дә тулмаган малай  хуҗалыкта тракторчы булып эшли башлый. Җәй айларында аны комбайнга утырталар. Чирәм җирләрне эшкәртүдә катнашырга да өлгерә ул. Хәрби хезмәткә китәр алдыннан автомобильчеләр курсында укып чыга.

Шулай итеп 19 яшен тутырганда автомашина руле артына утыра ул. “Юл газабы, гүр газабы” дигән әйтем бар. Район «Сельхозхимия» берләшмәсендә эшләгән елларында илне аркылыга буйга гизгән ул. ГАЗ, ЗИЛ автомашиналарында 35 елга якын эшләп лаеклы ялга чыккан. Әле дә халкына тугры хезмәт итә, инде 16 елын районыбыз үзәгендә имам-хатиб вазыйфасында.Бар күңелен биреп башкаруын янәшәдәгеләр яхшы белә. Райондашларыбызны әдәпкә, тәртипкә өйрәтү максатында ничек кенә тырышмый. Соңгы елларда мәчет каршысында балалар өчен сабантуй бәйрәмнәре оештырыла. Бу чараны да районыбызда беренче булып ул башлап җибәрде. Аннары үзәк мәчетебезнең нурланып зур үзгәрешләр кичерүендә дә аның шәхси өлеше күләмле. Әле кайчан гына җомга намазына 15 кеше йөргән булса, бүген аларның саны 200 дән артып китә. Араларында күбесе яшьләр булуы икеләтә куанычлы. Сигезенче дистәне вакласа да, халкына хезмәт итүдән туктамый, әле дин юлындагы вазыйфаи “рульне” һәм машина рулен дә нык тота аксакалыбыз.      

Быел җәй аенда мәчет янәшәсендәге 160 метр койманы яңарту турында уйлана. Әле моннан тыш та бик күп төрле планнар белән яши Сәүдахан хәзрәт. Барлык гамәлләре чынга ашсын, ходай аңа озын, тигез гомер, саулык-сәламәтлек бирсен иде.

Идрис Аметов. 

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus