Зәй “Шатлык” үзәгендә булачак әниләр өчен клуб эшли
Аналарның яңа туган сабыйларыннан баш тарту очракларын кисәтү максатында “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булачак әниләр өчен “9 ай” дип аталган клуб эшли. Күптән түгел алар өчен шөгыльләр оештырылды.
Бала көтү – һәр хатын-кыз өчен күңелле һәм якты чор, әмма шуның белән бергә йөклелек һәм алда торган бала табу күпләрдә борчу тудыра, күп сораулар барлыкка килә. Хатын-кызның тормышы үзгәрә, яңа халәткә ияләшү, курку һәм шөһбәләрне юкка чыгару, әни буларга әзерләү өчен дәресләргә педиатр Светлана Эсаулова һәм психолог Вера Фатеева килде.
Очрашуда авырлы хатын-кызлар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Ул файдалы мәгълүматларга бай булды.