Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
25 мартта Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
Татарстанда әлеге ярдәм РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә; "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтиагый кабул итү бүлмәсендә; ТР Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә; Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Әлмәт һәм Бөгелмәдәге бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Гомумән алганда, көн дәвамында (Казанда – 9:00-17:00, ә район һәм башка шәһәрләрдә 8:00-16:00 сәгатьләрдә) республиканың 56 пунктында халыкка хезмәт күрсәтеләчәк.