Зәй шәһәр прокуратурасында хезмәтне саклау законы үтәлеше буенча “кайнар линия” эшли
Зәй шәһәр прокуратурасында хезмәт хакын вакытында түләү һәм хезмәтне саклау буенча “кайнар линия” эшли. Бу гражданнар хокуклары бозылу турында мәгълүматларны туплау, хезмәтне саклау законнарының үтәлешен контрольдә тоту максатында эшләнә. Үз вакытында хезмәт хакы алмау, хезмәт урыннарында тиешле саклык чаралары күрелмәү очраклары булганда 7-06-94, 7-11-79, 7-11-29 телефоннары аша “кайнар линия”гә шалтырату сорала.
Шулай ук мондый мөрәҗәгать белән турыдан-туры прокуратура хезмәткәрләренә килергә дә мөмкин. Бергенә мөрәҗәгать, бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмаячак дип белдерәләр шәһәр прокуратурасында.