Зәй “Шатлык” үзәгендә “Сәламәтлек дәресе” үткәрелде
Зәй “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Елмаю” һәм “Кызлар” клубларына йөрүче егет-кызлар өчен “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында “Сәламәтлек дәресе” үткәрелде. Бу чараның төп максаты яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү, кеше организмына начар гадәтләрнең тискәре йогынтысы турында аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Сәламәтлек һәм тормышны җимерүгә сәбәп булган тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллануның зыяны турында әңгәмә оештырылды, никотинга бәйлелекнең үсеш стадияләре каралды, начар гадәтләрдгә “ЮК” дип әйтә белү кирәклеге ассызыкланды. Яшүсмерләр үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау буенча дискуссиядә актив катнаштылар, начар гадәтләрне алыштырырлык альтернатив вариантларны атадылар, аның берсе – спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү.