Зәйдә эшсезләр кимүгә бара
Зәй районында агымдагы елның 1 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны - 310. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, эшсез буларак теркәлүчеләр 62гә кимегән. Шул рәвешле, хәзер райондагы икътисади актив халыкның эшсезлек дәрәҗәсе 1,3 процент белән билгеләнә.