Зәй суд приставлары - үткән ел эш нәтиҗәсе буенча республикада өченче урында
Зәй суд приставлары тарафыннан узган ел Россия бюджетына 29 миллион 473 мең сум түләүләр башкартылган, бу планда каралганның 116 процентын тәшкил итә. Ә җирле бюджетка салымнар һәм штрафлар буенча җыелган сумма - 13 миллион 563 сум. 2014 елда исә ул 11 миллион 381 мең сум булган. Россия бюджетына җыелган җыемнар да 5 миллион сумнан артык.
- Безнең бүлек узган елдагы эшчәнлек буенча Татарстанда өченче урында. Быел да мксатыбыз нәтиҗәлелекне киметмәү, - ди бүлек башлыгы Игорь Будрин.