Бәхетсез кредитор
Кая карама, юл буендагы баганаларда, коймаларда, кибет, оешма диварларында күзгә керәм дип торган белдерүләргә тап буласың. Акча, акча һәм тагын бер тапкыр акча! Килегез дә алыгыз гына! Бернинди белешмә, йөкләмәче дә кирәк түгел. Кил генә!
Бик күпләр шушы кычкырып, чакырып торган белдерүләргә алданалар да инде. Бу җәһәттән, бик тә гыйбрәтле вакыйганы сөйләп үтәргә булдык әле. Башкаларга сабак булсын дип.
Яңа ел алдыннан якыннарны бүләкләр, тәм-томнар белән куандырасы килә бит инде. Килүен килә, ә акча то юк. Шул вакыт язмабыз героеның күзе әлеге дә баягы белдерүгә төшә. Бирәбез дип торганда ник алмаска. Чыннан да артыгын сорап-нитеп тормыйлар, 5250 сум акча тоттыралар моңа. Акча күргәч әллә зиһене чуала, әллә артык ышанучан була. Кредиторыбыз микрофинанс оешмасы белән килешүгә кул куйганда кредитның тулы бәясенә игътибар итми. Ә ул еллык 778,667 процент! Нибары ике атнага дип алынган кредитның процент ставкасы шул кадәр зур булуын төшенгәч кенә «күзе ачыла» кредиторның. Ул микрофинанс оешмасы белән килешүне өзү турында язмача дәгъва да белдереп карый. Анда сәбәпләрен дә күрсәтә: заем килешүендә кредитның тулы бәясе күрсәтелмәгән, заем процентлары сумнарда бәян ителмәгән, килешү типовой булганлыктан заем алучы аның эчтәлеген үзгәртә алмый.
Теләгенә ирешә алмагач, кредитор шартлары талауга тиң килешүне өзүне сорап, дәгъва белән Балык Бистәсе район судына мөрәҗәгать итә. 15000 сум күләмендә мораль зыян түләттерүләрен дә сорый.
Суд утырышында дәгъва белдерүченең килешү шартлары белән танышкан булуы, аларга риза булуы ачыклана. Бу аның килешүгә куйган имзасы белән дә раслана. Шул ук вакытта дәгъва белдерүче алыш-бирешнең аның өчен бик тә файдасыз шартларда нидидер көчле тәэсир астында башкарылуын дәлилли алмады. Килешүдә түләнергә тиешле процентларның сумнарда күрсәтелмәве турындагы дәгъва да суд тарафыннан кире кагылды. Чөнки микрозаем килешүенең бер пунктында процент ставкасы, аны билгеләү тәртибе күрсәтелгән.
Шулай итеп бәхетсез кредиторның займ килешүен өзү, мораль зыян өчен компенсация түләттерү турындагы дәгъва таләпләре канәгатьләндерелмәде.
Шуңа да заем килешүе шартларын яхшылап укымыйча бурычка акча алырга ашыкмагыз. Кредитның тулы бәясен ачыклагыз. Ялтыравыклы реклама белдерүләренә ышанмагыз. Бу язмабыз заемнар алганда игътибарлырак булырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Татьяна Вәлиева,
Балык Бистәсе район судының
«Диалог» матбугат үзәге.
Фотосы: