Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Елгалар ярларыннан ташыр чак җитә

Синоптиклар быел язны иртәрәк киләчәк, дип фаразлаган иде, чыннан да, дөреслеккә туры килә, ахры. Март уртасында ук шәһәрдә кар эреп бетә язды. Әмма табигатьнең үз кануннары булуын онытырга ярамый: буран чыгып,  бар дөньяның кабат аклыкка төренүе дә ихтимал...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең су басуларны булдырмау, гадәттән тыш хәлләргә каршы чараларга юнәлдерелгән махсус карары  кабул ителеп, гамәлгә ашырыла башлады. 11 мартта язгы су басулар нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларына әзер булу, моңа мөмкин кадәр алдан саклык чаралары күрү, җаваплы оешмаларның бурычларын барлау буенча  гадәттән  тыш хәлләр комиссиясе утырышы үтте.  

Быел белгечләр су басулар  куркынычы юк дип ышандырса да, сулыклар тирәсен куркынычсыз урын дип атарга ашыгырга ярамый. Язның иртә килүе су өслекләрендәге бозның тиз юкаруы белән куркыныч. Сулыкларда  боз катламы урыны белән хәтта 7 сантиметр калынлыкта гына булуын искәрттеләр   республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчеләре журналистлар катнашындагы  чираттагы брифингта.  Шуңа да хәзер елга, күл өсләренә керү бик куркыныч. Язгы каникуллар якынлашты. Балаларга аеруча игътибарлы булып, аларның елга, күл өстендәге бозга кермәвен даими контрольдә тоту мөһим. Балыкчыларга да ышанычсыз бозга керү тыела.

Ә су басуларга килгәндә, көчле ташулар булмас дип фаразлана. Шулай да сакланмый булмый, җаваплы кешеләр тәүлек буе райондагы хәлне күзәтүдә тота. Хәл катлауланганда, алар тиз арада районның бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр бирергә тиеш. Аннан гадәттән тыш хәлләргә каршы тиешле хезмәтләр аякка бастырыла.

-Район территориясендә су басудан саклануны таләп иткән ике гидропост бар: алар Иске Тәкмәк һәм Бүре Сарай авыллары янәшәсендә. Хәзер биредә  кизү тору  оештырылып, җаваплы кешеләр даими төстә су күтәрелеше буенча хәлне җиткереп  торалар. Быел без су басулар көтелми дип фаразлыйбыз, чөнки республика күләмендә зур сулыкларда да су күтәрелеше куркыныч билгедән 20-50 сантиметрга ким, - ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  88нче янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы вазифаларын башкаручы  Андрей Кириллов.   

ГРЭС сусаклагычындагы гидротехник  корылмаларны күзәтү буенча да җитди эш алып барыла, бирегә махсус өйрәнүләр узган кешеләр билгеләнгән.  Шәһәр-районда  юлларны, күперләрне су басу очрагын булдырмас өчен суүткәргеч торбалар куелган, хәзерге вакытта аларны  чистарту, чүптән арындыру эше дә игътибар үзәгендә. Районда шундый суүткәргеч торба чистартылган. Бу эшләрне башкару тендер нигезендә “РемСтройСервис” оешмасына йөкләнгән. Шулай ук түбәләрдән су агу өчен куелган торбаларны, урамнардагы су коеларын кар-боздан арындыру эше бара. Монысын “Инвестстройсервис” ҖЧШ башкара.

Су басулар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кичекмәстән 112; 01; 7-40-01 телефоннарына шалтыратып хәбәр итү сорала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus