Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Спорт - яшәү рәвеше ул

Районда оешма, предприятие, учреждениеләр арасында соңгы елларда нинди дә булса темага иҗат фестивале оештыру традициягә керде. “Энергетик” Мәдәният сараенда агымдагы елда   районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше  елы кысаларында ул  “Спорт - яшәү рәвеше” дип аталган иҗат фестивале буларак уза.  Әлеге чараны “Татэк” АҖ, “Теремкәй” балалар бакчасы һәм 3нче мәктәп, “Техно” заводы” ҖЧШ, газ хезмәте һәм 6нчы мәктәп;  «Мефро уилз Русия-Зәй заводы», балалар иҗат йорты һәм  “Энҗе” балалар бакчасы хезмәткәрләре,  “Аленка” белән “Тату гаилә” бакчалары һәм 2нче мәктәп коллективы халыкка күрсәтте.

“Аленка” белән “Тату гаилә” бакчалары һәм 2нче мәктәп коллективы чыгышы 1 сәгать 20 минут дәвам итте. Ул махсус корреспондент белән туры эфирдан әлеге учреждениеләрне тәкъдим итү формасында барды, алар уңышларын сөйләүче күргәзмә,  ветераннарны, хезмәт алдынгыларын  хөрмәтләү, коллективның спорт тормышын, иҗади потенциалын күрсәткән визит карточкасы бик отышлы итеп ясалган иде. Җырчылар, вокаль ансамбльләр һәм хор коллективлары тере тавышка җырлады. Татарча номерларның аз булуы гына күңелне тырнады. Коллектив чыгышларда  күмәк җырларга дүрт дистәгә якын кеше җәлеп ителгән иде. Ялгыз җырлау, биюләр, нәфис сүз, миниатюра, монолог, пародияләр, спорт йөрешләре, флешзарядкалар, олимпия такмаклары, флеш-моблар, КВН да булды. Агитбригаданың походка чыгуы, кыр ашлары пешерү тамашаның мавыктыргыч өлеше  иде. Кыскасы, әлеге коллективлар жанрларның төрлелеге, программаны сәнгать ягыннан һәм музыкаль бизәү, башкару осталыгы, сәхнә культурасы дәрәҗәсе таләпләрен үтәргә тырыштылар. Барлык катнашучыларның “Спорт герое” финал җырыннан мәдәният сарае тетрәп торды.  Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде.

Коллектив фестивальгә яхшы әзерләнгән. Аңа күп көч куелганлыгы ачык шәйләнә. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus