Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 16 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнлә явым-төшем көтелми. Урыны белән томан төшә, шуның аркасында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көндез күпчелек районнарда кар, юеш кар ява, урыны белән буран чыгачак. Юлларда җиңелчә бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 11-16, аязганда – 17-22 градуска кадәр салкынайта. Көндез 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгышында 7 градуска кадәр салкын булачак.
17 мартка каршы төндә кар, көндез юеш кар ява. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Һава температурасы 1-6 градус салкын булачак.Юлларда көчле бозлавык хасил була.