Алар китергән мәгълүматларга караганда, 22 һәм 23 февраль көннәрендә республикада начар һава торышы сакланачак.
Республикада ике көн дәвамында кар, юеш һәм бозлы кар явачак. Шул ук вакытта кайсыбер җирлекләрдә яңгыр явуы да ихтимал. Юлларда бозлавык саклана. Буран чыгуы да мөмкин.
Һава температурасына килгәндә, төнлә 4-9 градус салкын булачак. Көндез исә 2 градуска кадәр җылытачак.