Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Стресстан котылу бик җиңел икән. Психологлар сүзенә колак салыйк

Стресска китерә торган сәбәпләр арасында арыганлык иң беренче урында тора. Даими арыганлыктан котылу өчен бегеләр бик гади генә күнегүләр тәкъдим итә.

Чәч тарагыз. Көн дәвамында монитор артында утыру нәтиҗәсендә мимика өчен җавап бирә торган мускуллар киеренке хәлгә килә. Бу, үз чиратында, баш авыртуга сәбәп була. 10-15 минут дәвамында чәч тарау баш тиресенә канны “куа” һәм мускулларның йомшаруына китерә. 

Туңдырма ашагыз. Тәмле ризык – стресска каршы көчле допинг. Яхшы кәефне сакларга майлы балык ярдәм итә. Анда булган омега-3 кислотасы нерв системасы өчен бик файдалы. Әгәр дә балык яратмасагыз, туңдырма яки банан ашагыз. Алар да менә дигән антидепрессант ди. 

Массаж дигән дәвалауның мөмкинлекләре һәм төрләре киң, әлбәттә. Массаж дигәндә салонга бармый гына борын асты, каш арасы, аскы ирен астындагы һәм уч төбендәге нокталарны уып тору да бик файдалы ди белгечләр. Бу вакытта арыганлык бетеп торып, яңа көч өстәлә ди. 

Учларыгызны уыгыз. Бу гади генә алым нерв киеренкелегеннән котылырга ярдәм итә. Моны учлар кайнарланганчы эшләргә кирәк. Шундый ук тәэсирне колакларны уганда да алырга була. 

Конфликт һәм стрессларны юып төшерегез. 15 минутлык душ эмоциональ негативтан коткарыр. Җылы су башыгызга һәм җилкәләрегезнә тиярлек итеп басып торып карагыз әле, үзегез үк сизәрсез менә! 

27 предметны урыныннан күчереп куярга көнчыгыш белгечләре киңәш итә. Болай эшләү уңай энергетикага каршылыксыз “хәрәкәт” итәргә булыша икән. Чынлыкта исә бу физик хезмәтнең кирәкмәгән уйлардан арындыру үзенчәлегенә бәйле. 

Баскычтан йөгереп йөреп алу (30 секунд дәвамында өскә һәм аска таба хәрәкәт итәргә кирәк) эмоциональ стресс белән идарә итүче ми күзәнәкләренә кислород кертүне тәэмин итә. 

Рәсем ясагыз. Психологларның бу киңәше ике-өч кенә минутны алса да стресстан котылу өстенә берәр шедевр китереп чыгарырга да мөмкин. 

Кызыл чәй эчегез. Гибискус чәе организмны борчылу тойгысы барлыкка китерә торган радикаллардан чистарта. 

Алда санап үткән шөгыльләрдән тыш, яман уйлардан арынып, уйларны тәртипкә китерергә шулай ук өй җыештыру, ароматерапия, бию, һәм ялгызың калып уйлап алу да ярдәм итә ди. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus