Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вахыйх Фатыйхов: Тәрбия чишмәсе кайдан башлана?

Тәрбия темасы гомер илә иң актуальләрдән санала. Бу төшенчәне эченә сыйдырырга теләгән мәкальләргә генә күз салсаң да, тулы бер дөньяви фәлсәфәле тормыш проблемаларына юлыгасың.Чыннан да тәрбия чишмәсе кайдан башлана соң ул?

Мин бу сорауга гади бер дөнья газизы, Тәңрем бәндәсе буларак эзләргә тырышып карармын.

Ана карыннан. Җан иңгән бала үз аурасын тоеп, ишетеп яшәргә тиеш була.  Килешми һич мөмкин түгел.Монысын медиклар инде күпьяклап, нигезле итеп раслаган. Гаилә. Әйе бала беренче гадзтләрен_яхшымы, начармы ул, өендә ата-анасы янәшәсендә үзләштерә башлый. Бу уңайдан мисаллар изнигам. Бала балалар бакчасына барган җиреннән , берничә көн үтүгә ачы итеп сүгенергә өйрәнеп кайта. Ана кеше психологисен эшкә җигеп, бу сүзләрне кемнән ишетүен сорап куя. Сабый күңеле пыяла, ул яшермичә генә элеге сүгенүне кемнән ишетүен әйтеп бирә. Ә тегесе исә гаиләсендә мондый оятсыз сүзләрне көн саен дип әйтерлек ишетеп үсә. Аннан мәктәп, яшьлек мохите үзен сиздерә башлый. Янәшәдәгеләргә иярү, “ текә” күренергә тырышу, “ Аңа сүз әйтмиләр, димәк миңа да ярый” дигән җилбәзәк принцип үз эшенә алына. Баланың аз гына игьтибар үзәгеннән ычкынуы да төзәлмәслек аяныч хәлләргә нигез булуы мөмкин. Бу чорда тәүлекнең шактый күләмле өлешен яшүсмер белән бергә үткәрүче педагог әфәнделәр, ханым- туташлар да бик сизгер, “ уяу” булырга тиешледер дип ялгышмыймдыр. Мәктәп елларымны искә алган бер мәлдә, класс җитәкчебезнең нинди шәп” разведчик”, зур психолог булганлыгын еллар үткәч кенә аңладым. Барыбызның эч- серләренә кергән, начар гадәтләребезгә нечкә кагыла белгән, аларны укучы белән бергә- бер калып юкка чыгару өчен көрәшкән, яхшыларын яшьтәшләр җәмәгатьчелегендә күтәргән, башкаларга үрнәк итеп куя алган бу олуг җанлы педагог алдынада кабат- кабат кайтып баш иясем килә.

Шуннан килә, урам тәрбиясенә тукталып алыйк әле. Урамыбыз шундый булгандырмы, әллә шулай кабул ителгән- урамдагы һәр олы буын кешесе безнең өчен берникадәр дәрәҗәдә кумир, тәртип сакчысы, тәрбия учагына күмер салып торучы булды. Исмәгыйл абый Кадыйровның тәрбия мәктәбен онытып буламы соң? Урамның бер башыннан гәүдәсе күренүгә бар бала- чага кесәләрдән кульяулыкларны тартып чыгарабыз да, хафалана -хафалана борын юешен сөртергә ашыгабыз. Кием- салымдагы пычрактан котылырга тотынабыз. Ул яныбызга килеп җитешкә барыбызны күздән кичереп чыга, аннан” Балалар менә шундый тәртип кирәк” дия торган иде. “Армия кануннарына” аның ярдәмендә кече- кечкенәдән өйрәнеп үстек без. Хәлил бабай ара- тирә кесәләрне тикшереп ала. Янәсе, тарту- фәлән белән шөгыльләнмиләрме? Умартачы Фәрхулла абый бал аертып бетерүгә миски табакка бал тутырып безне олы табынга җыя.Шундый табыннарда бердәмлеккә, дуслыкка өндәгәннәре әле дә хәтеремдә.  Сәхәрбану апа узганда- барганда безгә корьәннән сүрәләр кабатлатып куя Иманлы булып үссеннәр дигән булгандыр инде. Кыскасы, урам өлкәннәре беребезгә дә битараф булмадылар, алар безне, безнең күңелләрне биш бармаклары кебек белгәннәр булса кирәк. Шөкер, урамыбыздан бер генә җинаятьче, тәртипсез, булдыксызлар чыкмады.

 

Вазыйх Фатыйхов.

Язмабызның дәвамы белән газетабыз битләрендә таныша аласыз.          

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus