Зәйнең өч көрәшчесе финалга узды
Зәй боз сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирның ярым финал ярышлары тәмамланды. Алда турнирның иң киеренке өлеше – финал ярышлары. Аңа Зәй көрәшчеләр командасыннан Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павликлар узды. Радик Сәлахов Чаллының атаклы көрәшчесе Рәкыйп Хәмитовның туганнан туган энесе Илдар Хәмитов бил алышачак.