Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

УТНЫ, СУНЫ КИЧКӘН АЛАР

Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тула. Шул уңайдан 15 февральдә Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында интернациональ бурычын үтәгәндә башларын салган зәйлеләрне искә алу оештырыла.

Мәгълүм булганча, 1989 елның 15 февралендә илнең соңгы солдатлары Әфганстаннан чыгарылды. Әфган җирендә хәрби хезмәтне 550 мең совет солдаты һәм офицеры үтте. Шуларның 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ун меңләбе саулыкларын югалтып, инвалид калды. Безнең районнан әлеге сугышта 7 егетнең гомере өзелде. Алар - Владимир Кухарев, Петр Осипов, Марат Кәбиров, Николай Филиппов, Камил Хәбибуллин, Илгизәр Гыймазов, Марат Фәйзуллин. Шәһәрдә әлеге егетләр яшәгән йортларга мемориаль истәлек такталары беркетелгән, аларның каберләре даими карап  торыла.

Районда әфган сугышында катнашкан, аның кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган 150ләп зәйле исәпләнә. Бүген иң актив әфганчыларны “Сугышчан бердәмлек” клубы берләштерә. Аның җитәкчесе - Сергей Хватков. Клуб эшчәнлеге кысаларында егетләр үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып фикерләшә, аларны чишү юлларын эзли, Әфган җирендә һәлак булганнарны искә алу чаралары оештыра, аларның каберләрен карап тота, эшмәкәрләр ярдәме белән кабер ташларын яңарта. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә әфганчыларның роле зур. Алар мәктәпләрдә үткәрелүче “Батырлык дәресләре”ндә, яшьләр белән оештырылган патриотик чараларда катнашып, башларыннан кичкәннәрне сөйләп, нинди генә мизгелләрдә дә туган җирдән кадерле урын булмавын, аны саклау өчен ир-егетнең бөтен барлыгын бирүе мөһим булуын ассызыклыйлар. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus