Балык Бистәсендә яшәүче Вера Клементьева 70 ел инде район газетасын өенә алдыра
70 ел газета белән
Балык Бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Вера Клементьева 70 ел инде район газетасын өенә алдыра.
Район газетасы редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйге, конкурсларда да теләп катнаша ул. Элеккеге елларда редакциядә оештырылган уенда откан кружканы бүген дә кадерләп саклый икән. Ветеранның исәбе быел да февраль урталарында редакция үткәрә торган конкурста истәлек бүләге оту.