Пекин кәбестәсеннән кимчи
2-3 баш пекин кәбестәсен урталай бүләргә, яхшылап юарга. Суы сарыккач, 2-3 см калынлыкта турап, тәменчә тозлап, 5-6 көн тотарга.
Кәбестә йомшаргач, кишер уарга, сарымсак, әче кузаклы борыч салып болгатырга һәм тагын 3-4 көнгә калдырырга.
Башлы кәбестәне дә шулай ясарга мөмкин. Сарымсак һәм борычны күбрәк салыгыз.