Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлназ Сираева артистларның киемнәрен сата (ФОТО)

Җырчы Гөлназ Сираева популяр артистларның киемнәрен интернет челтәрендә сата башлаган.
"Күлмәкләр сату идеясе Яңа ел алдыннан киемнәрне җыештырганда барлыкка килде. Ун ел дәвамында шулкадәр күп кием җыелган! Аннан соң бер ел кимәгән киемне сакларга ярамый, дип тә әйтәләр. Күбесе бу идеяны хуплады, әмма үз киемнәрен сатырга теләмәүче артистлар да булды", – диде җырчы.
 
– Бу акча эшләү максаты да, бизнес та түгел, мин моңа хобби итеп кенә карыйм. Интернетның актив кулланучысы буларак, минем өчен бу эш авыр түгел, киресенчә, кызык, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева. Шулай да ул күңел хакына гына булса да, күлмәк бәяләренә 10% өсти икән. Күлмәкләрнең күпчелеге бер генә тапкыр киелгән, араларында бөтенләй киелмәгәннәре - өр-яңалары да бар, ди. Шуны да әйтергә кирәк: күлмәкләрнең барысы да диярлек заказ буенча тегелгән, югары сыйфатлы.
 
Артистларның сатуга куелган күлмәкләрен Инстаграмда һәм "Вконтакте"да  эзләп табарга мөмкин. Гөлназ Сираева әйтүенчә, бүгенге көндә 3 күлмәк инде сатылган. Теләгендә булган кешегә хәтта киеп карау мөмкинлеге дә бар! Бәяләренә килгәндә, якынча 1 мең сумнан башлана. Хәер, анысы киемнең фасонына, тукымасына бәйле. Ильмира Нәгыймова, Диләрә Илалтдинова, Эльмира Сөләйманова, Гөлназ Сираева һәм башка популяр артистларның зур сәхнәләрдә киеп чыгыш ясаган затлы күлмәкләрен киясегез килсә, рәхим итегез!
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus