Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида авыр җинаятьләр кимегән, мошенниклар саны арткан

Лениногорск хокук сакчылары үткән елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады.
Эчке эшләр  2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча беренче категориягә керүчеләр арасында беренче урынга лаек булган.
 
-Оператив хәл тотрыклы, уртак көч белән аеруча авыр һәм авыр җинаятьләрне, үткән ел белән чагыштырганда 25,7 процентка киметүгә ирештек. Тугыз кеше үтерү, (2014 елда -12), унике алдан уйлап кеше сәламәтлегенә зыян салу очрагы (алдагы елда - 20) булды, - диде эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин.
 
Хокук саклау органнары эшчәнлегенең төп күрсәткече булып  җинаятьләрнең ачылуы тора, үткән ел нәтиҗәләре буенча ул 81,2 процент тәшкил итә. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең ачылышы 87,9 процент тәшкил итеп, республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе булып тора. 
 
Мошенниклык очраклары артты. Зыян күрүчеләрнең күбесе телефон аша алдана. Ышанучан кешеләр блокировканы алыр өчен банк картасының пин-кодларын әйтә, ниндидер товар өчен алдан түләп куя, акчалар алмашына дигәнгә дә ышана. Күпчелек гражданнар “Әни, мин авариягә очрадым, ярдәм ит!”, дигән мәгълүматның ялган икәнен белә инде, әмма мошенникларга акча тоттырып җибәрүчеләр дә булды. Үткән елда алдарлардан 83 кеше зыян күрде, алдагы ел белән чагыштырганда бу 60 процентка күбрәк. Декабрьдә Чистай хокук сакчылары ярдәме белән 18 җинаятьтә катнашы булган кеше тоткарланды. Әлеге мошенник зыян күрүчеләргә шалтыратып, улыгыз авариягә очрады, дип хәбәр иткән.
 
2012 елдан башлап җәмәгать урыннарында кылган җинаятьләрнең үсү динамикасы күзәтелә, отчет елында ул 55,2 процентка арткан. Шулай ук урамнарда кылган җинаятьләр дә 38,9 процентка күбрәк.
 
-Балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләрнең ачыкланганнары 80 процентка артты. Көнкүреш җинаятьләренең үткән елдагы белән чагыштырганда, 51 дән 77гә артуы борчуга сала, - диде Александр Мищихин. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus