Чаллының тикшерү часте башлыгы урынбасары сак астына алынган
Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең тикшерү часте башлыгы урынбасары Елена Ганиева сак астына алынган. Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, Ганиева җинаять эшендә дәлилләрне фальсификацияләгән.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Ганиеваның счеттагы акчаны «тере» акчага әйләндерү эше буенча шикләнелүчеләрнең берсеннән сорау алу беркетмәсенә аңлы рәвештә ялган белешмәләр кертүе турында язган иде. Соңрак ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүчегә Чаллы полициясенең берничә хезмәткәре җаваплылыктан качарга ярдәм иткән.