Казан кешесе, «домофонны алыштыру өчен кодны» әйтеп, 4 миллион сум акчасын югалткан
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ир-атка билгесез кеше шалтыратып, ул яшәгән йортта домофоннарны алыштырырга җыенулары турында хәбәр иткән. Ачкычны алу өчен СМС белән килгән кодны әйтергә кирәк булган һәм ир-ат шулай эшләгән дә. Шуннан соң ир-атка, янәсе, көч органнарыннан шалтыратып, аның Дәүләт хезмәтләрендәге профиле ватылуын, ә мошенниклар аның саклык акчаларын үзләштерергә тырышуы турында хәбәр иткәннәр. Акчаны коткару өчен куркынычсыз счетка күчерергә кирәк булган. Аферистларга ышанып, Казан кешесе билгесез счетларга 4 миллион сумга якын акча күчергән.
Үзен алдаганнарын аңлап алгач, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган.
«»Куркынычсыз счетлар» булмый. Әгәр сезгә акчагыз куркыныч астында һәм аны резерв яки махсус счетка күчерергә кирәк дип әйтәләр икән, бу - мошенниклар. Андый очракта трубканы куегыз», - дип искәрттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.