Социаль фонд май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләрне вакытыннан алда түләячәк
Россия Cоциаль фонды май башында түләнә торган балалар пособиеләрен вакытыннан алда – апрель ахырына кадәр күчерәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.
«Якынлашып килүче май бәйрәмнәре уңаеннан Социаль фонд гадәти график буенча 3 майга кадәр килергә тиешле барлык балалар пособиеләрен 29-30 апрельдә күчерәчәк», – диелә Социаль фонд хәбәрендә.
Фондта ачыклык кертүләренчә, вакытыннан алда түләү акчаларны банк хисапларына алучы гаиләләргә кагылачак. Почта бүлекчәләре аша пособиеләр алучылар түләүләрне май аенда алачак - «Россия Почтасы» графигына бәйле рәвештә 3 майдан 25 майга кадәр.
Шул ук вакытта өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләр стандарт график буенча – 5 майда башкарылачак.