Яңа Чишмәдә махсус операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырдылар
Яңа Чишмә Яшьләр үзәгендә дәүләт бүләген тапшыру тантанасы узды. Махсус операция барышында Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәр Илназ Абдрафиковның хатыны Алинә Абдрафиковага Батырлык ордены тапшырдылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми аккаунты.
Чарада Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.
«Илназ – чын мәгънәсендә батырлык һәм намус символы. Ул безнең тынычлыкны, киләчәгебезне саклап һәлак булды. Бүген Россия Федерациясе гражданнары паспорты алучы Яңа Чишмәнең яшь гражданнары өчен аның батырлыгы – әхлакый ориентир һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге», – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.
«Безнең бурычыбыз - Илназның һәм Ватанны саклаганда һәлак булган хәрбиләребезнең батырлыгын онытмау. Солдатларга булышлык күрсәткән, аларга гуманитар ярдәм җыеп җибәргән барлык район халкына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Мондый бердәмлек - безнең уртак Җиңүебезнең нигезе», - дип искәртте Айдар Метшин.
Актив волонтерлык эшчәнлеге өчен Мария Мельниковага «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале тапшырылды. Ул районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. 2022 елның февраленнән, туганы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә башлагач, ул хәрбиләргә ярдәм итәргә керешә.
Фото: vk.com/novosheshminskvk
Тантана Яңа Чишмә районында яшәүче яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру белән тәмамланды.