Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов һәм Ибраев энергетика һәм сәнәгатьтә партнерлыкны үстерү турында килештеләр

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Энергетика министры Таалайбәк Ибраев белән очрашуында үзара файдалы элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Искәртәбез, Кыргызстан делегациясе Казанга «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашу өчен килгән.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов кунакка Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстанга игътибары һәм Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, узган ел Петербург халыкара икътисади форумында Кыргызстан Республикасы белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2025-2027 елларга чаралар планы имзаланган иде.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыр Жапаровка һәм Министрлар Кабинеты Рәисе – Президент Администрациясе җитәкчесе Адылбәк Касымалиевка сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Кыргызстан делегациясен май аенда Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында көтәчәкләр.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше артты, аны арттыру өчен яхшы перспективалар бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген дус Кыргызстан Республикасы базарында Татарстаннан машина төзелеше, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге эре сәнәгать предприятиеләре бар. Без компанияләребезнең Кыргызстанда эшен киңәйтү белән кызыксынабыз, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республиканың технопаркларны үстерү, индустриаль мәйданчыклар булдыру, махсус икътисади зоналар белән идарә итү, тулаем алганда югары технологияләр өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар, һәм Татарстан хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга әзер.

Бүген икътисадта һәм сәнәгатьтә генә түгел, мәдәни-фәнни багланышларга да зур әһәмият бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстан югары уку йортларында Кыргызстаннан якынча 340 студент белем ала, һәм квалификацияле белгечләр әзерләү өчен аларның санын арттырырга тәкъдим итте, шул исәптән инженер-техник юнәлешләр буенча да.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Кыргызстан делегациясенә визитлары һәм «Энергопром» чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Энергетика бүген теләсә кайсы икътисадның нигезе булып тора, диде ул, аны үстерү, хезмәттәшләрең белән эшләнмәләрне уртаклашу мөһим.

Кыргызстан Республикасы энергетика министры Таалайбәк Ибраев, үз чиратында, җылы кабул итүләре һәм Татарстан ягы оештырган программа өчен рәхмәт белдерде - Кыргызстаннан энергетика өлкәсендәге белгечләр энергетика объектларында, шул исәптән Зәйдә булганнар, анда кулланыла торган заманча технологияләр һәм җайланмалар белән танышканнар.

Таалайбәк Ибраев хәбәр иткәнчә, Кыргызстан Татарстанның энергетика өлкәсендәге, шулай ук башка өлкәләрдәге, шул исәптән югары технологияләр өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксына.

«Нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, экологик проектлар, медицина – без бу юнәлешләрдә киләчәк хезмәттәшлек перспективаларын күрәбез, - диде ул. - Полимер продукция белән кызыксыну бар. Моннан тыш, без Татарстанның индустриаль паркларга идарә итү өлкәсендәге тәҗрибәсен, шулай ук Иннополис һәм «Химград» технополисын өйрәнү белән кызыксынабыз».

Таалайбәк Ибраев Кыргызстан делегациясе өчен «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашуның мөһимлеген ассызыклады.

Очрашу барышында ул шулай ук 2026 елда Чыңгыз Айтматов исемендәге Ысыккүл халыкара форумына 40 ел тулуын искәртте. Бу мөһим вакыйгага әзерләнү өчен Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров тиешле боерыкка кул куйган.

Таалайбәк Ибраев Татарстан делегациясен июнь аенда узачак форумда катнашырга чакырды. Форум күренекле язучыларны, галимнәрне, философларны, сәясәтчеләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен тау күле Ысыккүл ярына җыячак.

Шулай ук ул искәрткәнчә, быел көздә Кыргызстан җирендә Күчмә халыкларның бөтендөнья уеннары уза, аларда гадәттәгечә Татарстан вәкилләре дә катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus