Татарстанда ике ярминкә көнендә фермерлар 189 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан
Татарстанда ике ярминкә көнендә фермерлар 189,9 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«220,9 тонна яшелчә, шул исәптән 116,6 тонна бәрәңге, шулай ук 36,8 тонна салынган сөт, 55,1 тонна шикәр, 358,3 мең данә тавык йомыркасы, 204,6 тонна ит кайтарылды. Ярминкәләр уздыру өчен 1,7 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән», – диелә хәбәрдә.
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта ачылды, аларның эше 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә мәйданчыклары Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында эшли. Ярминкәләр төрле ешлык белән башка муниципалитетларда узачак.
Чара «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.